Татарстан поселогында гомер кичерүче ,тыл ветераны Шиһапова Әминә Миргалим кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны тәбрикләргә, якыннарының сөенечен уртаклашырга Тукай муниципаль район Советы район башлыгы урынбасары Рустәм Илдус улы Закиров,туганнары, авыл җирлеге башлыгы килде. Алар әбигә Россия Президентының котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиев исеменән истәлек бүләге тапшырып, юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр