Район башлыгы Васил Хаҗиев һәм хакимият вәкилләре Иске Дөреш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче районыбызның хөрмәтле әбисен – Миңнеһадия Зыятдинованы олуг юбилее – 90 яше тулуы белән котладылар. Шулай ук Миңнеһадия Зыятдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның да котлау открыткасы тапшырылды.