Тукай районы мөгаллимнәре республиканың «Ел укытучысы-2017» исеме өчен көрәшә

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2017» конкурсы районда да үз эшен башлады. Муниципаль этап 18 гыйнвардан игълан ителде. Бәйгедә быел бездән 23 мөгаллим катнаша. Алар башлангыч сыйныф һәм төрле фән укытучылары. 19 гыйнвардан алар дүрт кустка бүленеп, үз көчләрен сыный башладылар инде. Түбән Суыксу мәктәбендә узган сайлап алу этабында барысы сигез педагог чыгыш ясады. Аларның берничәсе белән без дә аралаштык.

 «Ел укытучысы»нда катнашырга теләүчеләрнең бу тармактагы өзлексез эш стажы биш елдан ким булмавы шарт. Шул ук вакытта яшь белгечләр өчен «Педагогик дебют» дип аталган бер номинация булдырылган.

Муниципаль этапта дәрес бирү, аңа үзең анализ ясау, мастер-класс күрсәтү кебек биремнәр кертелгән. «Методик портфолио» дип аталган читтән торып үткәрелә торган турда укытучы үзе турында портфолио әзерли. Ул Интернеттагы шәхси сайтка урнаштырыла. Катнашучының үзе турындагы мәгълүматы тулы һәм аңлаешлы булырга тиеш. Конкурс положениесендәге бәяләү критерийларына килгәндә,  монда дизайнга да (стиль, төсләр һ.б.), мәгълүматның аңлаешлы итеп куелуына да, аның киң булуына да игътибар ителә. Кыскасы, «Ел укытучысы»на баручылар укыта белергә генә түгел, интернет-технологияләрдән оста файдаланырга, арттырыбрак әйткәндә, программист та булырга тиешләр. Шулай ук шәхси сайтында ул «Мин – укытучы» дигән эссе язып урнаштыра. Үзенең эш тәҗрибәсе, ФГОСны гамәлгә ашыру юнәлешендә нинди инновацион технологияләр куллануы турында презентация тәкъдим итә.

Конкурсның үзенчәлеге – дәрес биргәндә дә, мастер-класслар вакытында да педагоглар чит балалар белән эшли һәм дәресләр алар гадәтләнгәнчә 45 минут түгел, ә 30 минут кына үтә. Түбән Суыксу мәктәбенә килгән укытучылар чит балалар белән эшләүне артык кыен булды димәделәр. Бу мәктәп укучылары турында алар бик белемле, аралашучан дигән фикер әйттеләр. Ә менә ярты сәгатькә сыешу барыннан да авыры булды, дип билгеләп үттеләр алар. Чөнки без 45 минутка күнеккән, балага дәресне төшендерү өчен шулкадәр вакыт кирәк, диделәр.

Түбән Суыксуда Боерган мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Гыйльметдинова, биология укытучысы Илгизә Шәйхуллина, Калмиядән һәм Калмаштан рус теле укытучылары Чулпан Габидуллина һәм Зөлфия Харисова, Бикләннән һәм Күзкәйдән география укытучылары Дмитрий Корчагин һәм Айзирә Габдуллина, Иштирәктән инглиз теле укытучысы Регина Шәехмурзина, Мәләкәстән җәмгыять белеме укытучысы Юрий Васильев көчләрен сынадылар. Илгизә Шәйхуллинаның бу конкурска инде икенче мәртәбә килүе икән. 2010 елда катнашкан булган, хәзер таләпләр күпкә югары, ди ул. «Даими эзләнмичә, үз өстеңдә эшләмичә бүген балаларга белем бирү мөмкин түгел. Минемчә, бу конкурс – шул максатка баруымда бер адым», – ди Диләрә Гыйльметдинова. «Бирегә иң яхшылар җыелган. Шулар арасында үз көчемне сынар, үземә үзем бәя биреп карар өчен килдем бәйгегә. Жюридан бары тик объектив нәтиҗә көтәм», – дип үз фикерен белдерде Юрий Васильев. Югарыда әйтелгән фикерләргә конкурста катнашучыларның башкалары да кушыла. «Гел бер урында гына таптанып булмый. Бу бәйге алдагы һөнәри үсеш өчен дә, аттестация узганда да файдалы булачак. Укытучыга таләпләр көннән-көн арта дибез икән – безгә һич тә аларны үтәмичә ярамый», – диләр конкурсантлар.

23 һәм 27 гыйнварларда Новотроицкое һәм Теләнче Тамак мәктәпләрендә бәйгенең тагын ике сайлап алу этабы үтте. Иң яхшылар дип табылган укытучылар февраль башында муниципаль этапның йомгаклау өлешендә катнашачак. Муниципаль этап җиңүчеләре аннары берничә шәһәр һәм районны берләштергән зона турына барачак. Җиңүгә ирешкән мөгаллимнәрне район мәгариф идарәсенең грамоталары һәм бүләк сертификатлары көтә. Зоналардан иң-иңнәрне исә республика күләмендәге бәйгегә чакырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International