Махсум тәкъдим кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнар тәэмин ителешсез кредит ала алалар. Махсус тәкъдим “ышанычлы” категориягә керүчеклиентлар өчен бирелә – аның нигезендә заем акчаларыннан түбәнрәк процент ставкасы буенча файдаланырга мөмкин булачак. Кредит 5 елга кадәр срокка тәкъдим ителә, аныңмаксималь суммасы – 700 мең сумга кадәр.
Кредитлар шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга йорт терлекләре, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җайланмалар сатып алуга, терлекчелек биналарын ремонтлауга, реконструкцияләүгә һәм төзүгә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен милек итеп сатып алуга, шулай ук авыл җирендә авыл хуҗалыгына кагылмый торган эшчәнлек алып баруга һәм аны үстерүгә бирелә.