Кенәз авыл җирлегендә «Шаг в бессмертие»дигән Батырлык дәресе узды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрьдә илебездә беренче тапкыр Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләве турында актка (хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен аңлаткан) имза салынды. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң канкойгыч сугыш елъязмасының соңгы битенә нокта куелды.

Шул уңайдан  Кенәз  авыл җирлегендә «Шаг в бессмертие»дигән Батырлык дәресе узды

Дәүләтебез тарихында Икенче бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Фаҗигасе, колачы һәм күп милләтле халкыбызның Гитлерга каршы коалиция илләре белән берлектә ирешкән данының бөеклеге ягыннан дөнья күләмендә аңа охшаш сугышның булганы юк. Әйе, без Җиңүгә бик зур корбаннар бәрабәренә ирештек. Әмма ул Ватаныбызны яклауга дәррәү күтәрелгән халкыбызның какшамас рухын, бөеклеген, мөмкинлекләрен, ихтыяр көчен күрсәтте. Миллионнарча халык, олысы-кечесе – барысы да фронтларда һәм тылда Җиңү көнен якынайтты.

Бүгенге буын тыныч күк йөзе өчен сугыш һәм хезмәт ветераннары алдында мәңгелек бурычлы. Бөек азатлык миссиясен башкарганда: фашизмның бөтен дөньяга хакимлек итү идеологиясенә юлны япканда һәлак булган барча фидакарьнең истәлеге дә – мәңгелек.

Сугыш 1945 елның 9 маеннан соң да дәвам итеп, солдатларыбыз һәлак булды әле. Ерак Көнчыгышта күп миллионлы Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителеп, Япониядә милита¬ристик режим бәреп төшерелгәннән соң гына, дөньяда озак елларга ныклы тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык нигезе салынды. Безнең - Икенче Бөтендөнья сугышы каһарманнары, солдатлары дәвамчыларының - бу фидакарь җаннарның бөтен кешелекнең якты киләчәге хакына Ватаныбызга тугрылыклы һәм намуслы хезмәт итүләрен онытырга хакыбыз юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International