«Татарстан – туган йортыбыз»дигән V халыклар дуслыгы фестивале

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

  «Татарстан – туган йортыбыз»дигән V  халыклар дуслыгы  фестивале Тукай районының Татарстан поселогында 30 август – Татарстан республикасы көнендә инде бишенче тапкыр Халыклар дуслыгы фестивале уздырыла. Бәйрәм чаралары иртәдән үк башланып китте. Татарстан поселогында 20 дән артык милләт дус һәм тату яши. Бүген биредә сәхнәдә 12 милләт вәкиле чыгыш ясый. Алар – татар, керәшен, рус, мари, украин, әзербайҗан, башкорт, удмурт, казах, таджик, грузин һәм осетин. Алар һәрберсе үзләренең милли костюмнарыннан, һәрберсе милли аш-су үрнәкләрен һәм җыр-биюләрен тәкъдим итте. Чаллы шәһәреннән фестивальнең даими кунагы осетин Дэни Абрамашвили да бәйрәмгә үз ансамбле белән килде. Ул тукайлыларны ихластан бәйрәм белән котлады, дуслык, иминлек, якты көннәр теләде. “Шәһәрдә узучы чараларны калдырып торып, Татарстан бәйрәменә дип Татарстан поселогына килдем, һәрвакыт шулай дус булып яшик!” – диде Дэни Абрамашвили. ФОТО

Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International