Бәтке авылында гомер итүче ,тыл ветераны Донская Анна Алексеевнага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. Аны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров ,оерган авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев ,район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимтан Зарипов килде.Алар юбилярга изге теләкләрен юлладылар, исән-имин булып яшәвен теләделәр