Европа татар яшьләре форумы узачак көннәр билгеле булды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Европа татар яшьләре форумы узачак көннәр билгеле булды

 

 

 

Европа татар яшьләре форумы узачак көннәр тәгаенләнде. Чара быел 29 сентябрь-1 октябрь көннәрендә Германия башкаласы – Берлинда булачак.

Өченче тапкыр үткәрелә торган әлеге җыен Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе һәм Германиядә яшәүче татар яшьләренең «Аргамак» оешмасы тарафыннан, Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырыла.

Форум программасында актуаль темаларга фикер алышу, татар биюе буенча мастер-класс, концерт уздыру каралган. Билгеле булганча, Европа татар яшьләре форумының беренчесе Ригада, икенчесе Таллинда узган иде.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International