6 сентябрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә кайнар линия телефоны эшләячәк.

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

атарстан Республикасында инвалидларның хокукларын яклау, аларны техник чаралар белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2017елның 6 сентябрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә кайнар линия телефоны эшләячәк.

Бу көнне гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Социаль иминият фондының төбәк бүлеге, Татарстан Республикасында медицина-социаль экспертиза бюросы һәм Инвалидлар җәмгыяте төбәк бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк, кирәкле мәгълүматны җиткерәчәк.

Кайнар линия телефоны: (843) 236-00-71. Үткәрү урыны: Казан шәһәре,Казань, .К.Маркс урамы, 61 йорт, 3 этаж. Кеше хокукларын яклау  буенча Аппарат  бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International