Боерган авылында яшәүче хезмәт ветеранын Рәйсә Шәйхәттар кызы Шәймәрданованы 90 яше тулганнарны котлап район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырды һәм изге теләкләрен юллады. Хезмәт ветеранын котларга район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов та килгәннәр иде.