Һәр елдагыча Кузкәй мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Кросс нации" акциясендә актив катнаштылар. Табигать тә бу чараны хуплап, кояш нурларын кызганмады. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучылар 1000-2000 м араны йөгереп үттеләр. "Без сәламәт яшәү рәвешен яклыйбыз!" девизы астында үткән чара беркемне дә читтә калдырмады.