Мөмкинлекләре чикле балалар яшәүче гаиләләрдә булдылар.

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН Көзге мәрхәмәтлек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» акциясе старт алды.

Шушы акция кысаларында Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар яшәүче гаиләләрдә булдылар. Илсөяр Шәрәфиева, Даниил Кащеев, Данил Рәхмәтуллин һәм Карина Низамиеваларга татлы күчтәнәчләр бирделәр. Һәр баланың күзләрендә бетмәс-төкәнмәс шатлык, зур куаныч балкыды. Әлеге хис-кичерешләрне бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Сабыйларга карап дөньяның ни кадәр күпкырлы икәнен аңлыйсың, ә бала күңелендәге җылылык исә безнең үзебезне үзгәртергә сәләтле, дип хәбәр итә безгә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International