25 сентябрь көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Кувады авылында яшәүче хезмәт ветераны Бадгетдинова Рәисә Сәхап кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Ихсанов Флер Гаяз улы, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы килделәр. Рәисә әбине котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Рәисә әби Лениногорский районы Шөгер авылында дөньяга килә. Яшьлек еллары сугыш вакытына туры килә. Колхозда хисапчы булып эшли. Тормыш иптәше белән 46 ел гомер итеп, 8 бала: 5 малай, 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр, 12 оныгы бар. Хәзерге кондә Рәисә әби Кувады авылында, кызы Минзилә кияве ИлҺам тәрбиясендә гомер кичерә.