Бүгенге көндә ана капиталы сертификаты күләме 453 мең сумнан артыграк тәшкил итә. Агымдагы елның тугыз ае эчендә дәүләт сертификаты 117 тукайлыга тапшырылган.
Әлеге программа эшли башлаганнан бирле, ягъни 2007 елның 1 гыйнварыннан Тукай районында барлыгы 2480 гаилә ана капиталы сертификатына ия булган.
Шунысын да искәртик, ана капиталы программасы 2018 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.