Тукай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Районда оператив хәлләр тотрыклы булса да, җитди хокук бозулар, шул исәптән хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә итү һәм киберҗинаятьләр теркәлгән.
Тукай районының атналык аппарат киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Айрат Шәябтдинов хәбәр иткәнчә, соңгы җиде көн эчендә полициягә барлыгы 158 мөрәҗәгать килгән. Тикшерү нәтиҗәсендә алты җинаять эше кузгатылган. Алар арасында: исерек хәлдә машина йөртүнең ике факты (административ җәза алган яки хөкем ителгән затлар тарафыннан); көчле тәэсир итүче яисә агулы матдәләрне сату максатында законсыз әйләнеше; чит мөлкәтне урлау; хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә итү; зыянлы компьютер программаларын тарату.

Атна эчендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан өч җинаять эше ачылган.
Чыганак "Якты юл"