14 октяюрь көнне Иске Абдул авылында ТР атказанган спорт остасы Раббани Шәрипов Кубогына көрәш буенча VII Ачык традицион турниры узды
2001 елгы һәм яшьрәк егетләр үзара көч сынашты. Чарада барлыгы 100 ләп кеше катнашты. Шулар арасына Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Минзәлә районыннан да кунаклар бар иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча команда исәбендә җиңүне Сәйдәшев исмемендәге хуҗалык командасы яулады. II урында Бәтке урта мәктәбе командасы, ә III урын – Комсомол мәктәбе командасында.