Тукайлылар ана капиталына ия булган

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Тукайлылар ана капиталына  ия булган

18 октябрь кэнне Чаллы шәһәренең “Энергетик“ мәдәният сараенда гаиләләргә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.

Пенсия Фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова32 гаиләгә сертификат тапшырды, шуларның икесе – Тукай районыннан булган гаиләләр.

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле – 2007 елның 1 гыйнварыннан Тукай районында барлыгы 2.474сертификат тапшырылган. Шуларның 2208се инде ана капиталы акчаларыннан файдаланып та өлгергән.

Ана капиталы программасы тагын ике елга озайтылды.  Хәзер дәүләт ярдәмен алу өчен сертификат алу хокукын бирә торган бала 2018 елның 31 декабренә кадәр туган, яисә тәрбиягә алынган булырга тиеш. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 453 026 сум тәшкил итә.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International