Кемерово шәһәрендә милли көрәш буенча спорт ярышларында Мәләкәс авылы егете Станислав Адамов 80 килограммга кадәр булган спортчылар белән бил алышып, I урынга лаек дип табылды. Аны бу җиңүе белән район хакимиятенең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев җылы тәбрикләде, алга таба да яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калды. Шулай ук киңәшмә вакытында Теләнче Тамак авылының яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Рамил Закировка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.