Салым органнары физик затлар өчен 10 һәм 11ноябрь көннәрендә “ачык ишекләр көне” уздыра.
10 ноябрь (җомга) 09.00- 18.00
11ноябрь (шимбә) 10.00 - 15.00
Бу чара кысаларында физик затларнының милкенә, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү, түләү тәртипләре белән танышырга; салым белдерүендә дөрес булмаган мәгъ лүматлар булганда яки салым буенча ташламалар бирелмәсә салым инспекциясенә гариза бирергә; салым белдерүе югалган очракта яңа түләү документлары алырга; “Салым түләүченең шәхси кабинеты”на керергә, шулай ук салым түләү буенча башка сорауларга да җавап алырга мөмкин булачак.