Пенсиянең тупланма өлешен икеләтә финанслау программасында 2 мен тукайлы катнаша ! Исегезгә төшерәбез, 2009 елдан башлап пенсиянең тупланма өлешен өстәмә финанслау (софинансирование) программасы гамәлгә кергән иде. Анда катнашырга теләгән һәр кеше пенсия счетының тупланма өлешенә ай саен 2 мең сум акча күчереп барса, дәүләт тарафыннан ул икеләтә арттырылды. Бу программа вакыты буенча чикләнгән: дәүләт өстәмә финанслауны беренче взнос түләнгән елдан алып, 10 ел дәвамында башкара . Өстәмә финанслау акчасын алу гарантияләнгән булсын өчен, Россия Пенсия фонды түләүне 2017 нчы елның 26 декабренә кадәр түләргә тәкъдим итә.
Тупланма пенсиягә 2000 сумнан кимрәк күләмдә акча күчергән очракта, дәүләт өстәмә пенсия бирмәячәк. Максималь түләү бер елга 12000 сум тәшкил итә.
Пенсия фондының район бүлеге.