«Халык үзешчән сәнгать коллективы» исеме бирү һәм раслау буенча Сәнгать советының чираттагы күчмә утырышы ,анда сәнгать советы әгъзалары Биклән авылы «Шатлык» бию төркеме, «Борды» керәшен фольклор ансамбле,Бәткенең «Ладушка» фольклор ансамбле һәм «Айс» чыгышларын тыңлады.Совет белгечләре һәрбер ансамбльгә чыгышлары турында үз фикерләрен белдереп, киләчәктә репертуарларын һәм башкару осталыгын камилләштерү буенча киңәшләрен әйтте.
Барлык коллективлар да «Халык үзешчән сәнгать коллективы» дигән исемгә лаеклы дип Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына тәкъдим ителде.