Армиягә чакырылучылар өчен «кайнар линия» эшли

2017 елның 3 ноябре, җомга
Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү, аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 15 ноябрьдә, иртәнге сәгать 9дан кичке17.00  кадәр, район халкы өчен «кайнар линия» эшләячәк. Борчыган сораулар, бәхәсле очракларны хәл итү мәсьәләсе белән 8 (843) 236-00-71,  телефон номерлары аша шалтыратып Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, ТР Хәрби комиссариаты һәм ТР Яшь юристлар берлеге әгъзаларына мөрәҗәгать итәргә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International