Васил Хаҗиев"Фидәкарь хезмәт өчен” медале белән бүләнде

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев"Фидәкарь хезмәт өчен” медале белән бүләнде,аңа бүләкне     ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды

Васил Хаҗиев 1957 елгы, элеккеге Минзәлә, хәзерге Тукай районы Күзкәй авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач 1982-91 елларда Тукай районы Мәләкәс авылында баш инженер, колхоз рәисе булып эшли. 1991-93 елларда Яр Чаллы шәһәре мэриясендә хезмәт итә. 1993-97 елларда Тукай районы администрациясе башлыгы була.  Һәм Яр Чаллы шәһәре элеваторында, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы башкарма комитетында эшләгәч, янәдән Тукай районына кайта. 2010 елдан Васил Хаҗиев – Тукай муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International