Тукай районыннан тагын дүрт гаилә сертификатка ия булды.

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

«Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Тукай районыннан тагын дүрт гаилә сертификатка ия булды.

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле (2017 елның 1 гыйнварыннан) Тукай районында 2.477 сертификат тапшырылган. Шуларның 2.219ы инде апа капиталыннан файдаланган. Бүгенге көндә аның күләме 453 026 сум тәшкил итә.

Исегезгәтөшерәбез, программаны тагын ике елга озайттылар. Шулай итеп, ана сертификаты алу өчен икенче, яки аннан соңгы бала 2018 елның 31 декабренә кадәр туарга яисә тәрбиягә алынырга тиеш. Ә капитал белән куллану вакыты чикләнмәгән, дип хәбәр итә Пенсия фондының Яр Чаллы шәһәрендәге идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International