Иске Абдул авылында мәгариф эшенә нигез салынуга 100 ел вакыт үтеп киткән.

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Революцион вакыйгалар кайнап торган вакытта- моннан 100 ел элек авылыбызда алдынгы карашлы , мәгърифәткә омтылучы затлар булгандыр дип фаразларга кирәк. Чөнки 1917 елның 1 октябрендә Иске Абдул авылында элекке мәдрәсә бинасында дөньяви өчеллык белем бирү мәктәбе ачыла. Шуннан башлап, бер гасырлык тарихында безнең мәктәп , хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да, ишекләрен япмаган.

    Шушы көннәрдә Иске Абдул урта мәктәбе үзенең 100 еллык олугъ юбилеен билгеләп үтте. Тантанага ветеран укытучылар, мәктәбебездә төрле елларда укытып-эшләп киткән укытучылар , хезмәткәрләр, чыгарылыш укучылары һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта мәктәп, музей белән таныштылар, үзләрен укыткан укытучылары, классташлары белән очрашып мәктәп елларын искә төшерделәр.

     Иске Абдул авылында мәгариф эшенә нигез салынуга 100 ел вакыт үтеп киткән.

Шул гомер эчендә авылда ничә буын алышынган, күпме бала туган авылында белем һәм тәрбия алган, күпме укытучы бу балаларга белем биргән.

      Менә мәктәп директоры , үзе дә шушы мәктәпне 1994 елда тәмамлаган Резеда Рәвис кызы Гарипова 100 еллык юбилей тантанасын ачык дип игълан итте. “ Мәктәбебез бүгенге бәйрәмгә бик матур нәтиҗәләр белән килде. 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча, мәктәбебез 4 урында, спорт ярышларында 3 урынга лаек булды,”- дип мәгълүмат биреп узды. Һәм кыңгырау чылтырады... Алып баручыларның дулкынландыргыч шигырь юллары безнең йөрәкләрне мәктәп елларына тоташтырып куйдылар.

     Район җитәкчелеге исеменнән  мәгариф бүлеге Рамил Робертович Исаев мәктәбебезне бу олы юбилей белән бик  җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ветеран укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

     Шулай ук ут күршеләребез Теләнче-Тамак, Сәмәкәй, Иске Дөреш, Яңа Бүләк мәктәбе директорлары үз коллективлары исеменнән олуг юбилеебыз белән котладылар.

        Сүзне авыл җирлеге башлыгы, 2009-2011 елларда шушы мәктәп белән җитәкчелек иткән Резеда Хасиятовна Сафина алды.

        Сәйдәш авыл хуҗалыгы җитәкчесе, мәктәбезнең 1984 елгы чыгарылыш укучысы, төп киңәшчебез, ярдәмчебез Марат Талгатович тәбрикләде.

       Шушы бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән спонсорлар сәхнә түренә чакырылды. Менә алар: Сәйдәш хуҗалыгы җитәкчесе Марат Талгатович Сафин, мәктәбебезнең 1979 елгы чыгарылыш укучысы, гомерен балалар тәрбияләүгә биргән Фәния апаның улы Гайнетдинов Әнәс Миннулла улы, язмышын укытучылык хезмәте белән язган Гайшә апаның оныгы, шушы мәктә укыган , хәзерге көндә “Асыляр” фолклор коллективының якты йолдызы Мурат абыйның улы Шаехов Радик, сугыштан соңгы елларда колхоз һәм авыл Советы рәисе Сафин Шәкүрнең улы, мәктәбебезнең 1970 елгы чыгарылыш укучысы Сафин Ринат абый.

     Иске Абдул мәктәбен төрле елларда тәмамлаучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Нинди генә һөнәр сайласалар да, алар халкыбызга тугры хезмәт итәләр.

Шәфкать туташлары, мәктәпне тәмамлап, киләчәкләрен укытучы –тәрбияче һөнәренә багышлаучылар, хәрбиләр, иминлек сагында торучылар, кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр, кыенлыклар белән исәпләшмичә , үз эшен намус белән башкарган, табыныбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез. Гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгы фидакарь хезмәтчәннәре дә бар.

    Мәктәп юбилее чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды.

     Аннан бәйрәм мәктәпнең иркен ашханәсендә мул табын артында, эчкерсез аралашу белән дәвам итте.

Фото

 

                                  Мәктәп директоры  Р.Р. Гарипова

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International