Иң яхшы комбайнчы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясау тантанасында 200 комбайнерга 100 мең сумлык акчалата премияләр тапшырылды. Шулар арпасында Тукай районыннан Беспалов Андрей Михайлович,Сафин Тимур Маратович - ООО СХП им « Сайдашева», Шамсиев Фанис Раилович- комбайнер ООО СХП «Ярыш»,Яруллин Ринас Рафкатович- комбайнер ООО « Челны-Овощи»,Вильданов Газинур Миннерахманович - глава КФХ Вильданова.
- Бу залга без бүген республикабызның иң фидакарь ир-егетләрен чакырдык. Игенче хезмәте беркайчан гади булмады. Үзебез дә шушы мәктәпне узгач, игенче хезмәтенә катнашыбыз булгач, күпләрегез белән кайчандыр иңгә-иң торып эшләүче буларак, сезнең күңел халәтегезне дә, борчуларыгызны, көнкүреш ихтыяҗларыгызны да бик дөрес аңлыйбыз. 5 миллион тонна икмәк алу өчен, күпме тузан йотылган, күпме тир тамган. Әлбәттә, бу – зур хезмәт. Күбегезнең теләктәше, ярдәмчесе буласы килә. Шушы конкурска күңел җылысын өстәп, сезне бүләклисебез, хөрмәтлисебез килгән иде. Президентыбыз бу тәкъдимне хуплап кабул итте. Шул рәвешле, 200 лауреат исеменә конкурс игълан иткән идек. Республика дәррәү кушылды, меңләгән игенчеләребез тырышып хезмәт итте – нәтиҗәсе дә горурланып әйтерлек – 5 миллион тонна икмәк! - диде үзенең чыгышында Татарстан премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.