Тукайлылар «Минута Славы» бәйгесендә катнашты

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәрендә «Минута Славы» I Республика бәйгесе узды. Талант һәм осталык конкурсында Тукай районының Бәтке авылыннан Милена Лавренова, Азалия Сибгатуллина, Елизавета Григорьева катнашты.

Апрель ае ахырында Тукай районында узган «Яңа дулкын» бәйгесендә катнашып, Милена Гран-при бүләгенә лаек булган иде. «Минута Славы» конкурсында Милена рус фольклор әсәрен башкарды. Елизавета белән Азалия дә шулай ук район, шәһәр, республика конкурсларында катнашып төрле призлы урыннар алалар. «Минута Славы» бәйгесендә исә алар диплом белән бүләкләнделәр. Азалиянең әнисе Адилә Сибгатуллина газета хәбәрчесе белән шатлыгын уртаклашты:

– Вокал – ул тавышың белән идарә итүнең музыкаль осталыгы. Мондый конкурсларда катнашу безнең кызларыбыздан күп еллык тәҗрибә таләп итә. Кызым Азалиянең вокал укытучысы Татьяна Тихонованың зур тырышлыгы ярдәмендә без төрле конкурсларда призлы урыннар алуга ирешәбез, – диде ул.

Яшь вокалистларга тагын да зуррак уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International