Иске Теләнче авылының иң өлкән әбисе 90 яшен тутырды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Иске Теләнче авылында иң өлкән кеше,кадер-хөрмәткә лаек тыл һәм хезмәт ветераны Рәисә әби Сабирова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.   Аны олуг юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Шулай ук юбилярны район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов котлап,барлык авылдашлары исеменнән ветеранны авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International