16 ноябрь — Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә барлык кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча мәдәниятле кеше — ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия һәм үз-үзен ихтирам итүче кеше дә.
Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык (латинча tolerantia — түземлелек) — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык – чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек” дип бирелә.