Техниканың бүгенге торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде.

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

 

Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина- трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре башлана.17 ноябрь көнне техниканың бүгенге торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде. Аның составында Татарстан Республикасының “Гостехнадзор” идарәсеннән Р.Р. Хабибуллин ,ЗОА « Агросила»  башлыгы Ф.С. Хакимов,Гостехнадзор  инспекциясе  башлыгы М.Р. Ахметшин , район агроидарәсе белгечләре һәм урыннардагы инженер- техник службасы хезмәткәрләре бар иде. Комиссия хуҗалыкларның һәм агрофирма филиалларының машина – трактор паркларында булып техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрүне, хезмәтне саклауның торышын һәм көзге- кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен нинди эш шартлары тудырылуын карады. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча:

1 нче урын-« Кама»агрофирмасы- 86 балл

“Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ -75 балл

 

Фото 1

Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International