Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре шәхси хисапның иминиятләштерү номерын (СНИЛС) ачыклау өчен телефон аша шалтыратмый. Шулай ук алар халыкның өйләренә килеп, пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын мәҗбүри сайлау буенча бернинди эш алып бармый.
Гражданнарны кабул итү Татарстанның шәһәр һәм районнары Пенсия фонды бүлекчәләрендә, күчмә кабул итүләр башкарылган махсус автомобильләрдә башкарыла. Барлык хезмәткәрләр Россия Пенсия фондының таныклыгына ия һәм аны гражданин таләп итсә, күрсәтергә тиеш.