Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
Васил Хаҗиев вәкаләтләрен туктатты, район белән бүгеннән Фаил Камаев җитәкчелек итә
2017 елның 8 декабре, җомга
үген хакимияттә район Советының чираттан тыш утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.
Утырышның башында ук депутатларга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасында кадрлар үзгәреше булуы турында игълан ителде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы итеп 2017 елның 8 декабреннән Фаил Мисбах улы Камаевның билгеләнгәнлеге һәм аның бүгенге утырышта катнашуы турында мәгълүмат җиткерелде.
Аннары депутатлар игътибарына утырышның көн тәртибе тәкъдим ителде. Анда Тукай муниципаль районы Советының Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең йөкләмәләрен тапшыру турындагы карарының үз көчен югалтуын тану, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү, Тукай муниципаль районы башлыгының вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе йөкләмәләрен тапшыру турындагы мәсьәләләр кертелгән иде.
Утырышны алып баручы район башлыгы Васил Хаҗиев район Советына район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роза Гыйззәтуллинадан әлеге вазифадан азат итүне сорап язган гаризасы керүен белдерде һәм тавыш бирүгә куйды. Карар проекты бертавыштан расланды.
Тукай муниципаль районы Уставының 47 маддәсе нигезендә, Башкарма комитет җитәкчесе конкурс белән билгеләнә. Бу урынга дәгъва кылучылардан документлар конкурс үткәрү турындагы хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында һәм районның рәсми сайтында басылганнан соң 20 көн дәвамында кабул ителә. Бу турыдагы карар проекты да депутатлар игътибарына чыгарылды.
Өченче көн тәртибе буенча сүзне Васил Хаҗиев алды. «Пенсия яшем җитү сәбәпле, мин район башлыгы вазифасындагы вәкаләтләремне вакытыннан алда туктатырга карар иттем. Тукай районы – минем туган ягым. Шушында тудым, үстем, күп еллар төрле урыннарда эшләдем. Төрле өлкәләрдә күп проектлар гамәлгә ашырылды, без бер команда булып эшләдек. Моның өчен Сезгә зур рәхмәтлемен. Бу карар кинәт кенә кабул ителмәде, уйлап эшләнде, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенде. Минем гаризаны канәгатьләндерүегезне сорыйм», – диде ул.
Аннары утырышны алып бару район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировка тапшырылды. Ул депутатларга Васил Хаҗиевның гаризасын канәгатьләндерүне депутатлар игътибарына тәкъдим итте.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Васил Хаҗиевка Тукай районын үстерүгә керткән хезмәте өчен олы рәхмәтен белдерде. Васил Гариф улының 23 ел үз төбәгенә эшләвен, аның 12 елы район җитәкчесе вазифасында булганын әйтеп үтте. Бүгенге көндә районның республикадагы шәһәр округлары һәм районнары арасында социаль-икътисадый үсеш буенча тотрыклы урын биләвен –2017 елның гыйнвар-октябрь айларына 45 район арасында 4нче урында булуын билгеләп үтте.
Депутатлар исеменнән Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова чыгыш ясады. Ул Васил Хаҗиевка аңлашып эшләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Район Уставы нигезендә, Башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен туктатканнан соң, аның вазифаларын кайсы да булса урынбасары башкара. Рөстәм Закиров әлеге вазифаны башкаруны Фаил Камаевка йөкләү турындагы тәкъдимне игълан итте һәм карар проектын раслауны депутатлар игътибарына чыгарды.
Мәгълүмат өчен: Фаил Мисбах улы Камаев 1969 елгы. Туган урыны – Мөслим районы Салауз-Мухан авылы. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә укытучы булып башлаган. Аннары Мөслим районы Метрәй авыл җирлеген җитәкләгән. Актаныш муниципаль районына 2002 елда килгән. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы булып эшләгән. Гаиләле, өч ул тәрбияли.
Фаил Камаев үзенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
Камил Нәҗмиев: «Безнең уртак җаваплылык зонасы бар!»
Тукай районы хакимиятендә район башлыгы Камил Нәҗмиев рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстанда су басу куркынычы булган зоналар саны ике тапкыр арткан
Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) югары дымлылык һәм су басу ихтималы булган 52 зона турында мәгълүмат кертелгән.
Татарстанга терлек кертү вакытлыча тыелды
Республикада мал-туар арасында куркыныч инфекцияләр таралуга юл куймау өчен ашыгыч чаралар күрелә.
23
март, 2026 ел
Чәчү алдыннан: Татарстанда хуҗалыкларны тикшерү башлана
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз