“Тылсымлы төн” спектакеле сәхнәләштереп күрсәтелде.

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

 «Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.   Иштирәк авылы җирлегендә әниләр көненә багышлап райондашыбыз язучы Рәзинә Сәетгәрәеваның “Тылсымлы төн” спектакеле сәхнәләштереп күрсәтелде. Сәхнә үзенә тылсымлы йолдызлары белән тартып тора. “Җитәкчеләре, режиссер Хадеева Гүзәл Фәгим кызы “Тамчы” балалар театры белән безне нәрсә белән шаккаттырыр икән ?”-дип   тамашачылар зарыгып спектакль башлануын көтә. Нихаятъ тылсымлы көй ишетелә, сәхнәгә геройлар чыга. Болытларга утырып “йолдызлар” нәрсәгәдер әзерләнә. Бүген тылсымлы төн икән бит, барлык хыяллар чынга аша торган төн. Җирдә дә, күк йөзендә дә бу төнне зарыгып көтәләр. Ә балаларның теләкләре төрледән- төрле, компьютер кирәк, уенчык кирәк...ә бер баланың бу матур дөньяны үз күзләре белән күрәсе килә, аның курыкмыйча  җиргә басып йөрисе, башка балалар кебек йөгереп уйныйсы килә. Аның иң изге теләге шул. Сәхнәдә һәр герой үзенең ролен җиренә җиткереп тамашачының йөрәгенә үтәргә тырышып уйный. Сукыр малайның күрә башлавы, балаларның: “Тормышның кадерен белегез!”- дип ялваруы, тамашачының күңел кылларын селкеткәндер. Бу турыда аларның күз яшьләре сөйләде. Рәзинә Сәетгәрәева премьерага үзе килгән иде, аның да рәхмәтләре күз яшьсез була алмады. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе дә балалар чыгышын югары бәяләде. Ә тамашачыларны фойега чыгуга бәйрәм өстәле каршы алды. Буш фойедан үтеп мул табынлы өстәл алдына чыгу- алар өчен сюрприз булды. Өстәл авыл советы җирлеге һәм кунакларның күчтәнәчләреннән тора иде.Тәмләп чәй эчеп, спектакльне тагын бер кат күңелдән үткәрде килгән кунаклар. Әниләрнең чиксез хезмәте өчен шушы спектакль белән рәхмәтебезне җиткерә алган булсак, без бик шатбыз. Киләсе очрашуларга кадәр!

Фото

 

 

Мәдәният йорты директоры Жиляева Гөлсинә Шайхнур кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International