Бер җирлектән өч Герой!
9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләнче-Тамак авылында бу вакыйгага багышланган чара үтте.
Теләнче-Тамак авыл җирлеге туган илгә Советлар Союзы Герое Нурмый Шәриповны, ике Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллинны һәм Дамир Әхмәтовны бүләк иткән.
Бу чараның Теләнче-Тамак гомумбелем бирү мәктәбендә узуы юкка түгел: бу мәктәп Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов исемен йөртә. Бәйрәм итү мәктәп территориясенда урнашкан Нурмый Шәрипов бюсты янында тантаналы митинг, чәчәкләр кую белән башланып, мәктәпнең актлар залында дәвам итте.
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...
Армия сафларында хезмәт итәргә киткән якташыбыз Нурмый Шәрипов Бөек Ватан сугышына эләгә..
Нурмый Хәләф улы Шәрипов 1925 елның 21 нче июнендә туган. Кечкенәдән үк колхозда ат караучы булып эшли, калган эшләрдә дә актив катнаша. 18 яшен тутырган егет 1942 елның февралендә армия сафларына чакырыла һәм шуннан фронтка алына. Кыска вакытлы курслар үтеп, 53 нче гвардия танк бригадасының разведка взводына командир булып билгеләнә. Шул чорда ук батырлыклар күрсәтергә җитешә – яна башлаган танк эченнән яралы командирны коткарып кала. 1944 елның 21 нче июлендә Нурми Шәрипов җитәкчелегендәге разведчиклар Кукизув авылы янында Лопушанка елгасын кичеп, «тел» алып кайтырга дошман тылына китәләр. Бу задание уңышлы үтәлә. «Тел» итеп алынган немец офицеры күп кенә мәгълүмәткә ия була. Ләкин домшаннар разведчиклар группасы эзенә төшәләр һәм арттан куа чыгалар. «Куып җитәрләр… Китәргә өлгерә алмабыз. Сез елганы кичегез, мин дошманны тоткарлап торырмын,» - дип әмер бирә Нурми иптәшләренә. Бер ялгызы калган сугышчы фашистларны пулемет уты белән каршылый. Әммә күп була фашистларның саны. Чолганышта калган Нурмый «Юк, бирелмәм!» - дип кычкыра һәм соңгы гранатасын үз аягы астына ташлый. Шулай итеп, үзен дә, якын-тирәдәге дошманнарны да шартлата. 1944 елның 23 нче сентябрендә Нурми Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бу кичәгә килгән Нурмый Шәрипов энесе Фалих абый бала чагын, сугышка озатуларын, абыйсының батырлыгын тагы бер кат күз алдына китереп, истәлекләре белән уртаклашты: “Чыннан да, Нурмый абый бик тырыш, бик зирәк акыллы иде. Төрле эшләрдә актив катнаша иде. Сезгә, укучылар, аның батырлыгы үрнәк булып торсын! Нурмый абыйга багышланган мәктәп янындагы хәйкәл дә аның курку белмәс йөрәге хакында сөйләп торсын иде.”
–Әлеге бәйрәм безнең өчен бик әһәмиятле. Без бу көнне Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуы хакына үз тормышлары белән исәпләшмәгән, гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бу көн илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыклары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойгысы уята. Ватан Геройлары көне яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүгә дә, һичшиксез, зур өлеш кертер, - дип бәйрәм кичәсен алып барды Теләнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәре Р.Закирова.
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Киң Ватанга даның таралды.
Сәхаб Урайскийның бу сүзләренә язылган “Син кайтмадың” җырын тамашачыларга моңлы итеп мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Галиева җиткерде. Ватан геройларына мәдхия укып, урта мәктәп укучылары да матур чыгыш ясады.
Казаклар авылында туып үскән тагын бер Герой - Нигъмәтулла Абдуллин бар. Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллин 1937 елның 23 нче маенда туа. Җиденче сыйныфны бетерүгә, әтисе эшли торган хәрби заводның (Удмуртиядә урнашкан Воткинск заводы) кирпеч заводына эшкә урнаша. Фабрика-завод укуында белем алып, балта остасы һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәтеннән соң да заводка эшкә кайта, оештыру сәләтен күреп, аны цехка мастер итеп куялар. Шул чорда эштән аерылмыйча, машина төзелеше техникумын тәмамлый.
Яр Чаллы шәһәрендәге автозавод төзелеше турында ишеткәч, төзелештә катнашырга ниятли. Һәм Нигъмәтулла Абдуллин 1970 ел башында беренчеләрдән булып, КамАЗ төзүчелэр рәтенә баса. Аның балта остасы һөнәре монда аеруча кирәге чыга – эшкә килүчеләргә вагон-йортлар төзүдә катнаша.1971 елны Нигъмәтулла аганың оста оештыручы икәнен күреп, бригада белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Шулай итеп, ул заводлар төзелешенә кереп китә.
Яңа килгән яшьләрдән һәм заводчылардан коллектив туплап, кою заводы нигезләрен сала. Бригада көнлек норманы 140-150 процентка үти башлый. Аның бригадасы «Атналык заданиене – дүрт эш көнендә!» дигән шигарь белән эш итә. Нигъмәтулла Абдуллин инициативасы белән төрле яңалыклар, эшне җиңеләйтү алымнары тормышка ашырыла.
КамАЗның сафка бастыруда хезмәтләре өчен Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллинга 1981 елны Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул ике Ленин ордены, «Почет Знагы» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган данлыклы якташларыбыз арасында бүгенге көндә Нигъмәтулла абый гына исән. Бу бәйрәм кичәсендә ул да истәлекләрен тамашачыларга ишеттерде, изге теләкләрен җиткерде: “Батырлык кылырмын дип уйламадым. Яшьлек дәрте белән янып яшәдем. Ил өчен, гаиләм өчен, матурлык өчен бар көчемне куйдым. Балаларга теләгем шул: тырышып укырга, тырышып эшләргә, шул вакытта гына биек үрләр яуларга мөмкин.”
Нигъмәтулла Абдуллин бүгенге көндә Кызыл Байрак авылында тормыш иптәше Мәйсәрә белән гомер кичерә. Ул бүген дә тынгы белмәс, үзенең генә түгел, яшь буынның да язмышына битараф булмаган кеше. Аның тормышы - үсеп килүче буынны Ватанга, үз хезмәтенә бирелгәнлек үрнәге булып тора.
Шулай ук Хуҗи авылының горурлыгы булган Дамир Әхмәтов – Социалистик Хезмәт Герое. Дамир Рәхмәй улы Әхмәтов 1936 елның 17 августында дөньяга килә. 7-еллык мәктәпне, аннары Яр Чаллы шәһәренең механизаторлар мәктәбен тәмамлый. Теләнче-Тамак авылында МТС слесаре, аннары 1962 елдан “Мәгариф” колхозы комбайнеры булып эшли. Бик тиз арада ул зур нәтиҗәләр күрсәтә башлый. 1963 елда 7200, 1964 елда – 7615 өентрнет ашлык урган. 1965 елда бу күрсәткечне 10000 центнерга җиткерә. СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән 1966 елның 23 июнендә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм Ленин Ордены тапшырыла.
Дамир Әхмәтов 1969 нчы елдан алып 1985 нче елга кадэр Сарман районы Урнәк колхозын җитәкли. Аның эш дәверендә мәктәп, мәдәният йорты, кунакханә, балалар бакчасы биналары, машина-трактор паркы һәм башка бик күп объектлар төзелә. 2015 нче елда Сарман районының Мортыштамак авылында ачылган ял паркына Дамир Әхмәтов исеме бирелде.
Дамир Әхмәтов тормыш иптәше Хәния апа белән Хуҗи авылы зияратына җирләнгән.
Өч героебызның берсе генэ бугенге көндә безнең арабызда яши. Әмма аларның Ватан хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши. Алар яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар.
Кичәдә Теләнче-Тамак авыл җирлеге башлыгы урынбасары Л.Калимуллина дә бу бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп, каһарман якташларыбыз хатирәсен кадерләп сакларга кирәклеген ассызыклады.
Шулай ук Теләнче-Тамак авылының баш китапханәчесе Р.Сәгъдиева “Бер авылдан ике Герой” дип исемләнгән презентация әзерләде, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар “Кыр казлары артыннан” музыкаль күренешен тәкъдим иттеләр. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ч.Әхмәтшина кичәгә нәтиҗә ясап, укучыларны ватан тарихын белергә, геройларыбыз белән горурланырга чакырды.
Р.Сәгъдиева
Р.Закирова