Шушы көннәрдә Иске Җирекле авылында гомер итүче Степанова Ольга Сергеевна 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров,Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм район башлыгы әзерләгән истәлекле бүләк тапшырылды.