Сираҗиева Маһия әбине 90 яше белән котладылар

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

12 декабрь көнне Түбән Суык-су авылында яшәүче хезмәт ветераны Сираҗиева Маһия Гиляҗетдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы ярдәмчесе  Наврозова Ә.З, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Ихсанов Ф.Г. килделәр. Маһия әбине котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Маһия әби Минзәлә районы Тулбай авылында дөньяга килә. Тукай районы Сарайлы авылына килен булып төшә һәм шунда гөмер итә.  Маһия әби гомере буена колхозда төрле эшләрдә эшли. Иптәше белән 3 бала: 2 кыз, 1 малай табып, тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә олы кызы Гөлниса һәм кияүе Камил тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International