13 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда яшь гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар. 69 гаиләнең 3есе Тукай районыннан иде. Әлеге программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле районда барлыгы 2505 сертификат бирелгән. Ана капиталының суммасы бүген 453 026 сумны тәшкил итә.