Теплов Василий Андреевичны 95 яше белән котладылар

2017 елның 22 декабре, җомга

Бүгенге көндә өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрик итү күркәм гадәткә әверелде. Кенәз  авыл җирлегенә караган Сосновый бор поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Теплов Василий Андреевичны  95 яше белән  район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров  тәбрик итте. Аңа РФ Президентының котлау хатын , чәчәкләр бүләк итте,   якыннарының игътибар һәм хөрмәтендә исәнлек-саулык белән яшәвен теләде. Котлауларга   авыл җирлеге башлыгы Т. Белова, мәдәният хезмәткәре Т. Тузеева кушылдылар. Шулай ук юбиләрне балалары,туганнары,тирә куршеләре дә котлады 

Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International