Сугыш елларында, яу кырыннан язылган хатлар җыю дәвам итә

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

"Бердәм Россия" партия тарафыннан оештырылган  "Тарихи  истәлек" проекты кысаларында  Тукай районы мәктәпләрендә "Сугыш елларында, яу кырыннан язылган  хатлар" акция узды. Укучылар 15  истәлек хаты  белән таныштылар һәм  бу хатлар Республика архивына тапшырылды . Хатлар тиздән «Архив РТ.  Татарархивы  РТ» сайтында урнаштырылачак

 Бу акция кысаларында шулай ук түбәндәге бәйгеләр оештырылды :  «Мәктәп тарихы битләрен актарганда-Листая страницы истории школы», «Геройларга хат-Письма героев», «Алар исеме   авыл урамнарына бирелде-Их именами названы улицы». 

Чараларның максатлары һәм бурычлары:

  1. Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән танышуны дәвам итү;

  2. Төбәктә яшәүче хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрү;

  3. Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту;

  4. Фәнни – эзләнү эше белән шөгыльләнү. Фәнни – эзләнү эшенең актуальлеге:

Хатлар җыю тәртибе: .Хатларның  «Ворд»форматындагы кучермәсе (сканирован)  һәм аңлатмасы  (хатның авторы ,ничәнче елда язылган ,кемгә җибәрелгән,кайда сакланган,кем тапшырды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International