Тукай районының Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә мәктәпләргә чыга, укучыларны Эчке эшләр карамагында булган һөнәр төрләре, аларның үзенчәлекләре белән таныштыра. Шундый чараларның берсенә – Яңа поселогы мәктәбендә үткән очрашуга без дә бардык. Әлеге чарада район буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Руслан Исмәгыйлов, отставкадагы милиция майоры Минзилә Нямаева, район Эчке эшләр бүлегенең кадрлар белән эшләүче белгече, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Резедә Халикова катнаштылар.