Бүген Татарстан Республикасында “Ел җитәкчесе-2017” республика иҗтимагый конкурсына нәтиҗә ясалды Искә төшерәбез, “Ел җитәкчесе” конкурсы 2002 елдан алып ел саен уздырыла.Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов ,Россия Дәүләт Советы депутаты Әлфия Когогина катнашты. 2017 елда конкурсның номинантлары төрле тармак һәм икътисад өлкәсе предприятиеләре һәм оешмаларының 123 җитәкчесе булды.Конкурс 9 номинацияне үз эченә алды : “Югары конкурентлыкка сәләтлелек өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен”, “Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм проект эшләре өчен”, “Кече (урта) эшкуарлык предприятиесе белән уңышлы идарә итү өчен”, “Куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартлары булдырган өчен”, “Яңа җитештерү булдырган өчен”.
Бәйгедә катнашучылар Татарстан Республикасы Премьер-министры кулы куелган Диплом һәм алтын кукрәк билгесе тапшырылды