Александра Дмитриевна үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

2017 елның 26 декабре, сишәмбе
Иске Җирекле  авылыеда  яшәүче тыл хезмәтчәне Гәләмова Александра Дмитриевна  үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде.  Александра Дмитриевнаны  олы юбилее белән район  Советы аппарат җитәкчесе  Әсхәдә Наурозова   тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады.   Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова да аңа   бәрәкәтле озын гомер теләп,  бүләкләр тапшырды.

Юбиляр кунакларны сөенеп каршы алды, изге теләкләр теләп озатып калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International