Яңа ел алдыннан Тукай муниципаль районында «2017 ел Номинанты" дигән ел нәтиҗәләре ясалды

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Тукай муниципаль районында «2017 ел Номинанты" дигән ел нәтиҗәләре ясалды

2017 елда төрле өлкәләрдә район үсеше өчен үзләреннән зур өлеш керткән тукайлыларны мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм премияләр белән бүләкләделәр. «Ел номинанты – 2017» дип исемләнгән тантана дүшәмбе көнне Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда үтте.

Номинантлар барлыгы 22 кеше иде. Алар арасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре – савымчылар, терлек караучылар, кош үстерүчеләр, гаилә фермалары җитәкчеләре, механизаторлар, комбайнчылар, умартачылар. «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсе җитәкчесе Назыйф Гыйльметдиновка һәм «Ярыш» хуҗалыгының бригадиры Әзһәр Габделхаковка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы бирелде.

Тантананың икенче өлешендә педагоглар, социаль хезмәткәрләр, почта, медицина тармагында, авыл җирлегендә эшләүчеләр, шәхси эшмәкәрләр сәхнәгә күтәрелде. Чарада катнашучыларга Актаныш районының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз чыгышын бүләк итте.

Наминантлар

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International