Алмаз Гильфановны 90 яше белән котладылар!

2018 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Бүгенге көндә өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрик итү күркәм гадәткә әверелде. Круглое Поле поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны        Алмаз Авзал улы Гильфановны 90   яше белән  район башлыгы вазыйфаларын башкаручы  Рөстәм Закиров  тәбрик итте. Аңа РФ Президентының котлау хатын , чәчәкләр бүләк итте,   якыннарының игътибар һәм хөрмәтендә исәнлек-саулык белән яшәвен теләде. Котлауларга   авыл җирлеге башлыгы Э. Низамиева, район ветераннар  Советы рәисе  Г. Зарипов,җирлек ветераннар Советы рәиседә кушылды   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International