Раштуаны бәйрәм итә.Бу чараны Кенәз авыл җирлегендә дә ел саен уздыралар

2018 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Раштуа - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көне. Бүген православ динен тотучылар шушы олуг бәйрәм – Раштуаны бәйрәм итә.Бу чараны Кенәз  авыл җирлегендә дә  ел саен уздыралар

 

Раштуа чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә башлаган. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.

Бәйрәм уңаеннан православ динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә Святителя Николая  Чудотворца   чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.

Рождество Христово в Храме Святителя Николая Чудотворца в селе Князево

Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International