6 январь көнне Кенәз авылында иске-гореф гадәте буенча Коляда бәйрәме уздырылды. Мәдәният йорты мөдире Тамара Тузеева , бер төркем фольклор коллективы кешеләре белән өйдән-өйгә йөреп, коляда әйтеп , бәйрәм белән котлап йөрде. Ә хуҗалар безне төрле тәм-томнар белән сыйладылар.Соңыннан күчтәнәчләр белән барлык авыл халкы өчен чәй өстәле әзерләдек. Әби-бабайларыбыз, үзләренең яшь чакларынын искә төшереп, еламсырап та алдылар. Бу борынгы гореф-гадәтләр , мирас булып, буынннан буынга сакланып калсын иде. Бәйрәм бик күңелле булды. Фото