Сосновый Бор поселогы «Солнышко балалар бакчасында Тукай районының 24 балалар бакчаларыннан җыелган 30 нәни дус Яңа ел алдыннан Кыш бабайны котларга җыелды. Бик теләп катнашкан бу бәйгедә Кыш бабай узенә карата матур котлаулар кабул итте,узе дә балаларга бүләкләрне мулдан өләште, барлык балаларны да- җиңүчеләр дип игълан итте.