Шушы көннәрдә Теләнче Тамак авылында гомер итүче Мәгсүмә Шәйхевәли кызы Сәмигуллина 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров, район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов ,авыл авыл җирлеге башлыгы килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм район,авыл җирлеге әзерләгән истәлек ле бүләк тапшырылды