Тукай районы Круглое поле поселогында яшәүче Минсабир абый һәм Миңлегөл апа Абзалимовлар 6 нчы гыйнвар көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Минсабир абый күп еллар машина йөртүче ә Миңлегөл апа төрле җаваплы эшләрдә хезмәт куйганнар. Тату, матур гаиләдә 4 кыз, 1 малай үстерәләр. Олы хөрмәткә лаеык бу матур пар хәзерге көндә дин тотып., балаларының, 11 оныгының кадер-хөрмәтендә оныкчыкларына куанып яшиләр. 50 еллык юбилейлары белән районның ЗАГС бүлеге җылы котлау хатлары тапшырды.