16 февраль көнне Бәтке мәктәбендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көнен билгеләп үттеләр . Әлеге очрашуда Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән солдатлар, ветераннар, Әфган, Чечня сугышларында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан әти-әниләр, аларның якыннары, туганнары катнашты. Мәктәп укучылары көче белән бик бай эчтәлектәге чыгыш эзерләнелгән иде,чарада шулай ук "Без тынычлыкны сакларга бурычлы" дигән хәрби-патриотик җырлар конкурсынның гала-концерты курсәтелде. Очрашу һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды фото